Җәмәгать судьялары участокларының ачылу тантанасы

2015 елның 3 июле, җомга

2015 елның июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм министр урынбасары Н.В.Рагозина Чаллы шәһәренең 18нче һәм 19нчы җәмәгать судьялары суд участокларының капиталь ремонттан соң ачылу тантаналарында катнаштылар.
Ачылу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Югары суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы Конституцион суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Н.Г.Мәһдиев, Пермь краеның юстиция һәм җәмәгать судьялары эшләре буенча агентлык җитәкчесе Я.В.Дорофеева һәм агентлык вәкилләре, Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары рәисләре һәм Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары катнашты.
Җәмәгать судьяларының 18нче, 19нчы суд участоклары нормативларга туры китереп эшләнгән: суд кабинетлары, суд утырышлары заллары, архив бүлмәләре, процесста катнашучылар өчен, конвой өчен бүлмәләр бар. Бүлмәләрдә саклану-янгын сигнализациясе, ТР буенча ЭЭМ сагы пультына тапшырыла торган тревога сигналы көйләнгән. Керү юлында стационар металл эзләгеч тора. Бөтен компьютер техникасы заманча программаларны файдалану мөмкинлеге булган локаль челтәр белән тоташтырылган. Бүлмәләргә корпуслы һәм металлик мебель куелган.
Иң яхшы эш күрсәткечләре булган хезмәткәрләр рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International