2015 елның июлендә Пермь краеның юстиция һәм җәмәгать судьялары эшләре буенча агентлык җитәкчесе Я.В.Дорофеева җитәкчелегендәге делегация, Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова белән бергә, республиканың Югары судында һәм Конституцион судта булдылар.
Судларның эшләре белән танышу барышында кунаклар Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Конституцион суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов һәм аппарат хезмәткәрләре белән очраштылар. Суд утырышлары залларын, хезмәткәрләрнең кабинетларын карадылар, тарихи һәм картиналар экспозицияләре белән таныштылар.
|
|