2015 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, дәүләт власте органнары, адвокатлар палатасы һәм нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем белән берлектә, Алабуга муниципаль районының Яковлево һәм Морт авылларында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан авыл кешеләрен кабул иттеләр.
Кабул итү барышында ике авыл җирлегенең 80 кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен салым декларациясе тутыру, мөлкәткә салым тәртипләре, җир кишәрлекләрен шәхси милек итеп рәсмиләштерү, вакытыннан алда пенсиягә чыгу мәсьәләләре кызыксындырды Авыл халкы министрлык һәм ведомство белгечләреннән үзләренең сорауларына квалификацияле җаваплар алдылар.