Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” Дәүләт программасы чараларының үтәлеше буенча 2015 елның I яртыеллыгына йомгак ясады.
2015 елның I яртыеллыгында министрлык вәкилләре тарафыннан Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетында, Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгында, Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсендә, республикабызның Азнакай, Буа, Кукмара муниципаль районнарында, шулай ук, Коррупциягә каршы тору буенча республика комиссиясе составында Татарстан Республикасының Түбән Кама, Лениногорск, Питрәч, Әлмәт муниципаль районнарында тикшерүләр уздырылды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча әлеге хакимият органнарында коррупциягә каршы тору буенча эшне камилләштерү буенча киңәшләр бирелгән справкалар әзерләнде.
Программада 2015 елга каралган 90 чараның башкаручылар тарафыннан инде 68е тормышка ашырылган, бу 75,6 %ы дигән сүз.
Программа үтәлеше буе җентекле мәгълүмат белән министрлыкның рәсми сайтындагы “Аналитик материаллар” бүлегендә һәм “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “Коррупциягә каршы тору буенча методик материаллар, докладлар, отчетлар, күзәтүләр, статистик һәм башка мәгълүмат” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.