Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 2нче разрядлы белгече, 2нче разрядлы өлкән белгеч – Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретареның дәүләт граждан хезмәтендә биләгән вазыйфасына ярашлылыгы буенча аттестацион комиссиясе утырышы булды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләренең аттестациясе хезмәткәрнең сыйфаты торышын билгеләүгә һәм шәхси, профессиональ потенциалын, функциональ бурычларын үтәү һәм булдыклылык дәрәҗәсен ачыклауга юнәлтелгән. Аттестациянең төп максаты – конкрет кешенең үзе биләп торган вазыйфага туры килгәнлеген билгеләү.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының унөч дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия аттестация үтүченең уникесе үзләре биләгән дәүләт граждан хезмәтенә туры килә дип тапты, бер аттестация үтүче профессиональ әзерлек узса яки квалификациясен күтәргән очракта үз вазыйфысына туры киләчәк дигән карар кабул итте.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт буларак Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International