Бүген Апас шәһәр тибындагы бистәсендә ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа административ бина ачылу тантанасы булды. Әлеге бинада ЗАГС һәм җәмәгать судьясының 1нче суд участогы урнашкан.
Тантанада, шулай ук, Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын язу идарәсе җитәкчесе А.Р.Шәвәлиева, Апас муниципаль районы башлыгы Р.Н.Заһидуллин, Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Ф.Хисаметдинов, Апас район суды рәисе Р.С.Ахунов, Татарстан Республикасы Апас суд районы буенча 1нче участогы җәмәгать судьясы Р.Х.Кәримуллин һәм аппарат хезмәткәрләре катнашты.
Моңарчы суд участогы 1904 елда төзелгән, Апас шәһәр тибындагы бистәнең Ленин урамында, 59нчы йортта урнашкан ике катлы административ бинада иде, әлеге бинаның шартлары бүгенге таләпләргә җавап бирә алмый иде.
Апас шәһәр тибындагы бистәнең Гагарин урамы, 6нчы йорт адресы буенча урнашкан яңа бинада эш өчен уңайлы шартлар тудырылган: судьялар өчен бүлмәләр, архив өчен махсус урыннар, киңәшмәләр өчен бүлмә, канцелярия, серверная, санитар-техник урыннар.