2015 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм министр урынбасары М.М.Ибәтов Арча белән Югары Ослан районында яшәүчеләрне видеоконференция элемтәсе режимында кабул иттеләр.
Кабул итү барышында салым законнары, хосусый торак төзелеше өчен җир кишәрлеген арендага бирү тәртипләре, Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәт стажын раслату, күп балалы гаиләләр өчен торак шартларын яхшырту, үзара салымны түләмәүнең җаваплылыгы буенча соарулар яңгырады.
Гражданнар сорауларына тулы җаваплар алдылар.