Коррупциягә каршы программаның үтәлешен тикшерү

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Югары Ослан районында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” дәүләт программасы чараларын үтәү буенча планга кертелгән тикшерүләр уздырды.
Тикшерү барышында район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең, хезмәткәрләргә булган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең эшләү мәсьәләләре каралды, 2015-2020 елларда коррупциягә каршы тору муниципаль программасы өйрәнелде, норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләләре, шулай ук программаның башка чараларының үтәлеше каралды.
“Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлекләрен урнаштыру һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 4 апрелендәге 225нче номерлы карарына ярашлы рәвештә, районның рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең формасы һәм эчтәлеге тиешле таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүенә дә игътибар ителде.
Тикшерүләрнең беренчел нәтиҗәләре буенча Югары Ослан муниципаль районы советы аппараты җитәкчесе Л.Н.Никитина, коррупциягә каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Х.З.Тихонова, шулай ук, район советының юридик бүлеге мөдире Н.В.Пичугина белән фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International