2015 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге мөдире Р.У.Гарипов җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү йөзеннән, Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районына барып кайтты.
Муниципаль норматив актларны Муниципаль норматив актлар регистрына кертү өчен тапшыруның торышы, салынган штрафларны түләтү эше, суд приставлары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару һәм башка мәсьәләләр буенча хокукый ярдәм күрсәтелде, җирле үзидарә турында законнарның аерым нормаларын куллану тәртибе турында ачыклык кертелде, муниципаль хокукый актлар проектлары әзерләү буенча киңәшләр бирелде.