2015 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсендә Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры О.И.Александрова белән очрашуда катнашты.
Очрашуда РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы В.Н.Демидов, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының икътисад, финанслар һәм стратегик үсеш буенча проректоры Д.В.Гурьев, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе П.М.Николаев, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – ТРның баш суд приставы РТ Р.М.Ильясов, ТР МК ЗАГС идарәсе начальнигы А.Р.Шәвәлиева, ТР Адвокатлар палатасы Президенты Л.М.Дмитриевская, Казан юридик институт директоры И.Б.Петрунина, ТР Нотариаль палатасы вице-президенты Н.А.Гыйльфанова, РФ Юстиция министрлыгының Суд экспертизасы Урта-Идел региаональ үзәге начальнигы вазыйфаларын башкаручы А.К.Фәйзуллин, РФнең ТР буенча УФСИН начальнигы киңәшчесе Г.Р.Дәүлиев, Росреестрның ТР буенча идарәсенең бүлек мөдире вазыйфаларын башкаручы В.И.Фәсхиева катнашты.
Катнашучылар хокукый пространство берлеген тәэмин итү буенча оештыру мәсьәләләрен карадылар, кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген яклау, югары квалификацияле белгечләр әзерләү, фәнни очрашулар оештыру, республиканың норматив хокукый актларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясау, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча фикер алыштылар.