Менделеевск муниципаль районына сәфәр

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

 2015 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов гражданнарга түләүсез юридик ярдәм, ә җирле үзидарә органнарына гамәлдәге законнар белән эш итү өчен методик ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районында эшлекле сәфәрдә булды.
М.М.Ибәтов Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Л.К.Галиева һәм район Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә үткәрде, киңәшмәдә муниципаль хезмәтнең үсеше муниципаль программасының гамәлгә куелышы, муниципаль норматив хокукый актларның эшләнеше, кабул ителеше һәм басылып чыгуы, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәсьәләләре, шулай ук, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эшләре каралды.
Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов җир кишәрлекләре бирү, җир кишәрлекләренә хокук документларын рәсмиләштерү, гражданнарның муниципаль хезмәте мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрне карады. Бөтен сораулар буенча гамәлдәге законнарга нигезләгеп тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International