Вакантлы вазыйфага конкурс турында белдерү

2015 елның 28 июле, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә:
 
3№
Вазыйфаның исеме
Структур бүлекчәнең исеме
Квалификацион таләпләр
Вазыйфалар саны
“Тәэмин итүче белгеч” категориясендәге әйдәп баручы төркем вазыйфалары
11
Әйдәп баручы белгеч
 
«Юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яки кече төркем вазыйфасында бер елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек, юнәлеш буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы.
1
“Тәэмин итүче белгеч” категориясендәге өлкән төркем вазыйфалары
12
1нче разрядлы өлкән белгеч
 
Эшчәнлек юнәлешенә туры килгән урта һөнәри белем
1
 
Документларны конкурс комиссиясе секретаре 2015 елның 28 июненнән 17 августына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55нче йорт, каб.306. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, граждан хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс комиссиясе утырышы якынча 2015 елның 2нче сентябрендә булачак
Вакантлы вазыйфалар турында тагын да тулырак мәгълүмат “Идарә итүче кадрларның федераль порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасы сайтында http://gossluzhba.gov.ru/ урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International