Үзара хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелды

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы В.Н.Демидов Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үзара хезмәттәшлеге турында килешүне имзаладылар.
Килешү Россия Федерациясендә хокукый берлекне тәэмин итү буенча эшчәнлекне камилләштерү максатыннан үзара хезмәттәшлекне, Татарстан Республикасында норма чыгару процессының үсешен, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм башка эшчәнлек буенча аңлашып эшләүне күзаллый.
Сөйләшү барышында катнашучылар ТР Минюсты белән РФ Минюстының ТР буенча идарәсенең максаты – хокукый киңлек берлеге, Татарстанда кабул ителгән норматив хокукый актларның сыйфаты икәнлеген билгеләп үттеләр, республикада яшәүчеләрнең яшәү дәрәҗәсе өчен бу бик мөһим булуын ассызыкладылар.
Килешү имзаланганнан соң ике як та дусларча мөнәсәбәт өчен бер-берсенә рәхмәтләрен җиткерделәр һәм алга таба да уңышлы хезмәттәшлеккә ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International