Белем күтәрү курсларын ачу

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

2015 елның 3 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен «Суд эшчәнлегендә сыйфатны һәм оперативлыкны арттыру, гадел хөкемне тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә суд аппаратының роле» программасы буенча белем күтәрү курсларын ачты.
Укулар «Россия дәүләт хокук университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем мәгариф учреждениесенең Казан филиалында 2015 елның 3 августыннан 11 августына кадәр дәвам итәчәк. Биредә аппаратның 34 хезмәткәре белемнәрен күтәрәчәк. Укып чыгучылар аттестация үткәннән соң кыска сроклы курсларда белемнәрен күтәрү турында таныклык алачаклар.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International