2015 елның 4 һәм 5 августында Казан (Идел буе) федераль университеты базасында ТР дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен “Дәүләт гражданнар һәм муниципаль хезмәтләрендә эшлекле хатлар” программасы буенча укулар уздырылды.
Биредә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 20 хезмәткәре укыды.
Уку программасы ике көнлек семинардан тора иде. Семинарның төп темалары – хезмәткәрнең сөйләм имиджы, язмаларда һәм сөйләмдәге типик хаталар, идарә документларын әзерләү кагыйдәләре.
Катнашучыларга, программа тәмамлангач, сертификатлар тапшырылды.