2015 елның 6 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт гражданнар хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурслар үтте.
Конкурстагы вазыйфаларга 16 кеше дәгъва иткән иде.
Конкурс комиссиясе карары белән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы буенча, Хокукый экспертиза һәм нормалар чыгару бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасы Динара Наил кызы Ибәтуллина билгеләнде.
Конкурс комиссиясе Марат Радик улы Сөләймановны вазыйфаларның әйдәп баручы төркемендәге “белгечләр” категориясе буенча кадрлар резервына кертергә карар итте.
Конкурс комиссиясе карары белән, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты буенча түбәндәгеләр конкурс җиңүчеләре итеп табылдылар:
Тугуш Гамилә Габделбарый кызы Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты консультанты вазыйфасына;
Кирюхина Наталья Николаевна Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 11 нче суд участогының җәмәгать судьялары аппараты консультанты вазыйфасына;
Харрасова Гөлфия Имил кызы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы 2нче суд участогының җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Мәрдәнова Алена Григорьевна 2нче разрядлы өлкән белгеч – ТР Зәй суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире вазыйфасына;
Гафиятуллина Регина Рәис кызы 2нче разрядлы өлкән белгеч – ТР Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 5нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире вазыйфасына;
Комарова Альбина Альберт кызы Татарстан Республикасы Менделеевск суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты консультанты вазыйфасына;
Крайнова Дарья Дмитриевна 2нче разрядлы өлкән белгеч – ТР Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 3нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире вазыйфасына;
Куликова Кристина Сергеевна ТР Бөгелмә суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Лягина Маргарита Алексеевна ТР Казан шәһәре Совет суд районы 3нче суд участогының җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Гомәрова Нәркис Нәсим кызы 2нче разрядлы өлкән белгеч – ТР Казан шәһәре Совет суд районы буенча 4нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире вазыйфасына.
Комиссия утырышының бәйсез экспертлары сыйфатында Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнашты.