Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2015 елның 7 августы, җомга

2015 елның 6 августында Татарстан Республикасының дәүләт власте органнары, министрлык, ведомство, адвокатлар палатасы һәм нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем Сарман муниципаль районының Янурыс авылында һәм Җәлил шәһәр тибындагы поселогында җирле халыкны кабул итеп, аларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.
Кабул итү барышында ике авыл җирлегенең 78 кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде. Кабул итүдә Сарман муниципаль районы советы аппараты җитәкчесе Ф.А.Вәлиев катнашты.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен пенсия билгеләү һәм аны кабаттан санау тәртипләре, субсидия бирелү, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, алиментны юллап алу мәсәләләре кызыксындырды.
Авыл халкы министрлык һәм ведомство белгечләреннән үзләренең сорауларына квалификацияле җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International