2015 елның 6 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова һәр ел саен үткәрелә торган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында Тәтеш татар урта мәктәбендә оештырылган чарада катнашты.
Тантаналы чара Өстәмә белем бирү үзәге әзерләгән бәйрәм тамашасы белән башланып китте – балалар янына кунак булып Мәктәп Феясы, Зирәк портфель, Икеле һәм Кара тап килгән иде. Балалар алар белән табышмаклар чиштеләр, уйнадылар.
Министр Л.Ю.Глухова и Район башлыгы Р.Х.Сафиуллов быел укырга керүче балаларны, аларның әти-әниләрен якынлашып килгән Белем көне белән ихластан котладылар, иң яхшы билгеләргә генә укуларын теләделәр һәм 1нче класска барачак 92 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган өр-яңа портфель бүләк иттеләр.