«Гомуми юрисдикция судлары гадел хөкем итү буенча үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәп баралар!» дип белдерде Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев берене яртыеллык эш йомгаклары буенча 2015 елның 7 августында Балтач шәһәр тибындагы поселогында үткәрелгән киңәшмәдә.
Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова катнашты. Ул “Татарстан республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник яктан тәэмин итү турында” чыгыш ясады. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасарлары, Татарстан Республикасы Югары Суды коллегияләре җитәкчеләре М.М.Хәйруллин, Р.Ф.Гафаров, М.В.Беляев, шулай ук, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов та чыгыш ясадылар.
Киңәшмә барышында катнашучылар суд эшчәнлегенә кагылышлы актуаль проблемалар буенча фикер алыштылар.