Зональ киңәшмәдә катнашу

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

2015 елның 7 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарында кадрлар эшен камилләштерү мәсәләләре буенча зональ киңәшмәдә катнашты.
Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышканда М.М.Ибәтов “Татарстан Республикасында 2014-2016 елларда дәүләт гражданнар хезмәте һәм муниципаль хезмәтнең үсеше” дәүләт программасының гамәлгә куелышын билгеләп үтте, аеруча муниципаль хезмәт өлкәсендә норматив хокукый актлар әзерләгәндә һәм кабул иткәндә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтына урнаштырылган норматив хокукый актлар үрнәкләрен һәм методик рекомендацияләрне куллану тәртибенә басым ясады.
Киңәшмә барышында министр урынбасары 2015 елның беренче яртыеллыгында “2015-2020 елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасының үтәлеше һәм сайтка коррупциягә каршу тору буенча материаллар урнаштырганда җирле үзидарә органнарының бердәм таләпләр буенча эшләвен әйтеп үтте.
Үз чыгышында М.М.Ибәтов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт власте башкарма органнарның “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендәге рәсми сайтларында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча бүлекләргә материаллар урнаштыруның бердәм таләпләрен раслау турында” 2013 елның 4 апрелендәге 225нче карарына ярашлы рәвештә, муниципаль берәмлекләренең рәсми сайтларындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең бердәм таләпләргә җавап бирүенең әһәмиятен һәм актуаль мәгълүматның үз вакытында урнаштырылырга тиешлеген ассызыклады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International