Җәмәгать судьяларының белемен күтәрү курслары төгәлләнде

2015 елның 11 августы, сишәмбе

2015 елның 11 августында «Россия дәүләт гадел хөкем университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем мәгариф учреждениесенең Казан филиалында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең белемен күтәрү курслары төгәлләнде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин, җәмәгать судьяларының белемен күтәрү курслары ябылу тантанасында чыгыш ясаганда, суд участокларын законнарны яхшы белгән, гадел хөкем чыгарырга сәләтле югары профессионал кадрлар белән тәэмин итүнең әһәмиятенә басым ясады.
Уңышлы аттестация нәтиҗәләре буенча, Р.Р.Нәбиуллин җәмәгать судьяларына белем күтәрүнең кыска сроклы курсларын уңышлы тәмамлау турында таныклыклар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International