Аттестация комиссиясе утырышы йомгаклары

2015 елның 14 августы, җомга

2015 елның 13 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтендә биләгән вазыйфага туры килү буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты аттестация комиссиясе утырышы булды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләренең аттестациясе профессиональ потенциалны һәм функциональ бурычларны үтәүгә әзерлек дәрәҗәсен ачыклауга юнәлтелгән. Ягъни, практик ягына килсәк, аттестациянең төп максаты - хезмәткәрнең биләгән вазыйфасына ни дәрәҗәдә туры килүен билгеләү.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының сигез дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия бөтен аттестация үтүчеләрне дә үзләре биләгән дәүләт граждан хезмәтенә туры килә дип тапты.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт буларак Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International