ФАП ачылу тантанасы һәм алдынгы комбайнчыларны бүләкләү

2015 елның 15 августы, шимбә

2015 елның 14 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Кече Шәмәк авылында модульле фельдшер-акушер пункты (ФАП) ачылу тантанасында катнашты.
ФАП «2012 – 2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү” республика максатчан программасы буенча төзелгән.
Тантаналы чарада Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.С.Җәләлетдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Республика онкологик диспансеры баш табибы, Идел буе федераль округы һәм Татарстан Республикасының баш онкологы, медицина фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасынң атказанган табибы Р.Ш.Хәсәнов катнашты.
Кызыл тасманы тантаналы кискәннән соң, катнашучылар бинаны карап чыктылар, биредәге җиһазланышны һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылганлыкны югары бәяләделәр.
Яңа ФАПның мәйданы 62,5 кв.м., ул заманча таләпләргә тулысынча җавап бирә, процедура, фельдшер һәм акушер кабинетлары тиешенчә җиһазландырылган, авырулар өчен көтеп тору урыны да, санитар һәм хуҗалык бүлмәсе дә бар. ФАП 306 кешелек торак пунктына хезмәт күрсәтәчәк. Пунктта иң кирәкле дарулар да сатылачак.
Министр авыл халкын әлеге шатлыклы вакыга белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм ФАПка бары тик профилактика максатыннан гына мөрәҗәгать итүләрен теләде.
Тәтеш муниципаль районына сәфәре вакытында министр Л.Ю.Глуховага «Содружество» ҖЧҖ агрофирмасының районда беренчеләрдән булып 1000 тоннадан артык уңыш җыйган алдынгы комбайнчыларын котлау насыйп булды.
Евгений Маврин, Николай Ивлев һәм Николай Алешиннар Рәхмәт хатлары һәм премия белән бүләкләнделәр.
Л.Ю.Глухова аларга тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм яңа казанышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International