Җәмәгать судьялары белән семинар-киңәшмә

2015 елның 15 августы, шимбә

2015 елның 14 августында Әлмәт шәһәре федераль суды бинасында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Әлмәт районы җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре белән очрашып, суд участоклары эшендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Н.В.Рагозина суд участокларының эшендә, шул исәптән, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына запрослар ясаганда, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының электрон документ әйләнеше бердәм ведомствоара системасын тулырак куллану ихтыяҗына басым ясады.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының җәмәгать судьяларын матди-техник, мәгълүмати һәм оештыру-хокукый яктан тәэмин итү вазыйфалары йөкләнгән бүлек мөдирләре дә катнашты. Алар үз чыгышларында уртак эш вакытындагы уңай һәм тискәре мизгелләрне билгеләп үттеләр.
Очрашуны йомгаклап, министр урынбасары җәмәгать судьяларының алдынгы хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International