2015 елның 19 августында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм эшче төркем җитәкчесе М.М.Галимәрданов рәислегендә 12нче эшче төркеменең чираттагы утырышы үтте.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин җитәкчелегендә 2015 елның 26 августында үткәреләсе киңәшмәгә әзерлек мәсьәләләре каралды. Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре каралган киңәшмәгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләре катнашачак.
Утырышта 2015 елда дәүләти һәм федераль максатчан программаларга кагылышлы чараларның үтәлеше мәсьәләләре, 2016-2018 елларда федераль бюджет акчаларына заявка бирүнең торышы каралды, 2015 елда һәм алга таба дәүләти һәм федераль максатчан программаларны финанслау проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышынды.
|