Җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлеген оештыруны өйрәнү

2015 елның 21 августы, җомга

2015 елның 17 - 19 августында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасының Актаныш суд районы буенча җәмәгать судьялары суд участокларының эшчәнлеген оештыру тәртипләрен өйрәнде.
Эш барышында 2014 елда җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегенең төп күрсәткечләре тасвирламасы, суд карарларын, протоколларны һәм документларны вакытында һәм сыйфатлы итеп рәсмиләштерү, эш башкаруны оештыру өйрәнелде.
Гражданнарның судка мөрәҗәгате итә алу конституцион хокукын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыруга, гражданнарны кабул итүне оештыруга, суд аппараты хезмәткәрләренең үз-үзләрен тоту һәм хезмәт тәртибе кагыйдәләренә аеруча игътибар ителде.
Татарстан Республикасының Актаныш суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International