Коррупциягә каршы дәүләт программасының үтәлешен тикшерү

2015 елның 21 августы, җомга

2015 елның 20 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” дәүләт программасы чараларын үтәү буенча планга кертелгән тикшерүләр уздырды.
Тикшерү барышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең, хезмәткәрләргә булган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең эшләү мәсьәләләре каралды, 2015-2020 елларда коррупциягә каршы тору муниципаль программасы өйрәнелде, норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләләре, шулай ук программаның башка чараларының үтәлеше каралды.
“Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлекләрен урнаштыру һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 4 апрелендәге 225нче номерлы карарына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең формасы һәм эчтәлеге тиешле таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүенә дә игътибар ителде.
Тикшерүләрнең беренчел нәтиҗәләре буенча коррупция һәм башка хокук бозуларны булдырмау буенча җаваплы хезмәткәрләр - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицинасы белеме һәм аттестация бүлеге мөдире Ю.А.Кнни, аттестация һәм медицина кадрларының белемен күтәрү секторы киңәшчесе А.Ф.Таһирова белән фикер алышынды, коррупциягә каршы тору сферасында эшне камилләштерү буенча гомуми киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International