Мамадыш муниципаль районына сәфәр

2015 елның 21 августы, җомга

2015 елның 21 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов гражданнарга түләүсез юридик ярдәм, ә җирле үзидарә органнарына гамәлдәге законнар белән эш итү өчен методик ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районында эшлекле сәфәрдә булды.
М.М.Ибәтов Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары С.Г.Гыймранов һәм район Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә муниципаль хезмәтнең үсеше муниципаль программасының гамәлгә куелышы, муниципаль норматив хокукый актларның эшләнеше, кабул ителеше һәм басылып чыгуы, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәсьәләләре, шулай ук, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эшләре каралды.
Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов җир кишәрлекләрен файдалану, белемгә булган хокукны тормышка ашыру, административ штрафларны түләү, гражданнарның муниципаль хезмәте һәм муниципаль хезмәттәгеләрнең пенсия мәсьәләләре һәм райондагы хокук саклау органнарының эше буенча мөрәҗәгатьләрне карады. Бөтен сораулар буенча гамәлдәге законнарга нигезләнеп тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International