2015 елның 21 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Түбән Кама җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән Түбән Кама суд районы буенча җәмәгать судьялары бинасында семинар-киңәшмә оештырылган иде.
Очрашу суд участоклары эшчәнлеген оештыру җәһәтеннән проблемаларны күрсәткән һәм аларны чишү юлларын билгеләгән конструктив әңгәмә рәвешен алды. Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының бүлек җитәкчеләре А.Г.Сафин, Р.Р.Нәбиуллин, А.В.Воробьевлар җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре борчыган сорауларга җавап бирделәр.
Очрашуны йомгаклап, министрлыкның оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге мөдире Н.И.Коннова Татарстан Республикасы Башкарма хакимият органнарының Электрон документ әйләнеше бердәм ведомоствоара системасында эшләү буенча укулар уздырды.