2015 елның 20 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, дәүләт хакимияте органнары, адвокатлар палатасы һәм нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем белән берлектә, Бөгелмә муниципаль районының Иске Исаково һәм Березовка авылларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан авыл кешеләрен кабул иттеләр.
Кабул итү барышында ике авыл җирлегенең 65кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде. Гражданнарны кабул иткәндә Бөгелмә муниципаль районының җирле Җирле үзидарә һәм территориаль органнар белән эшләү бүлеге мөдире Г.Д.Нигмәтуллина катнашты.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләргә пенсия билгеләнү һәм аны түләү тәртипләре, васыятьтән кире кайту, ТКХгә күпме түләнергә тиешлеген исәпләп чыгару, торак сатып алган очракта салымны кайтару мәсьәләләре кызыксындырды Авыл халкы министрлык һәм ведомство белгечләреннән үзләренең сорауларына квалификацияле җаваплар алдылар.