Мәдәният йорты һәм «Родничок» балалар бакчасы ачылу тантанасы

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

2015 елның 22 августында Тәтеш муниципаль районының Чинчурино авылында Мәдәният йорты һәм Урюм авылында «Родничок» балалар бакчасы ачылды. Тантанада шәрәфле кунаклар буларак, Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков белән бергә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова да катнашты.
Символик тасманы кисеп, күпфункцияле үзәкне ачык дип игълан иткәннән соң, министр Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков һәм Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиулловлар белән бергәләп, бинаның эчке бизәлешен һәм җиһазларын карап чыктылар, Мәдәният йорты бүлмәләренең уңайлылыгын югары бәяләделәр.
Символик ачкычны кулына алган балалр бакчасы мөдире Татарстан җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Балалар бакчасы бинасында универсаль зал, методика, медицина һәм процедура кабинетлары, азык-төлек блогы, кер юу урыны, спорт-уен мәйданчыгы бар.
Татарстанның Премьер-министры Чинчурино Мәдәният йорты директорына һәм балалар бакчасы мөдиренә бинаны өстәмә җиһазлау өчен сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International