2015 елның 27 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Яшел Үзән районы җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының җәмәгать судьяларын матди-техник, мәгълүмати һәм оештыру-хокукый яктан тәэмин итү вазыйфалары йөкләнгән бүлек мөдирләре - А.В.Воробьев, А.Г.Сафин, Р.Р.Нәбиуллиннар да катнашты. Алар үз юнәлешләренә караган актуаль мәсьәләләр буенча чыгыш ясадылар. Аерым алганда, электрон документ әйләнешен тулы көченә файдалану кирәклегенә басым ясалды, бу почта чыгымнарын да киметер иде.
Оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге мөдире Н.И.Коннова Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының электрон документ әйләнеше бердәм ведомствоара системасында эшләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде һәм документларны рәсмиләштергәндә очраган хаталарны күрсәтеп узды.