Вакантлы вазыйфага конкурс турында белдерү

2015 елның 28 августы, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:

№ Вазыйфаның исеме Структур бүлекчәнең исеме Квалификацион таләпләр
“Тәэмин итүче белгеч” категориясендәге өлкән төркем вазыйфалары
1 1нче разрядлы өлкән белгеч Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге Эшчәнлек юнәлешенә туры килгән урта һөнәри белем

Документларны конкурс комиссиясе секретаре 2015 елның 28 августыннан 18 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55нче йорт, каб.210. тел. 223-07-87. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, граждан хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс комиссиясе утырышы якынча 2015 елның 5 октябрендә булачак
Вакантлы вазыйфалар турында тагын да тулырак мәгълүмат “Идарә итүче кадрларның федераль порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасы сайтында http://gossluzhba.gov.ru/ урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International