Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухованың Татарстан Республикасы көне белән котлавы

2015 елның 29 августы, шимбә

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан Республикасы көне белән котлауларымны кабул итегез!
Бу бәйрәм Татарстанны туган йорты дип санаган, аның үткәнен хөрмәт иткән, бүгенгесен санлаган һәм аның киләчәге өчен җан аткан һәркем өчен бик кадерле.
Бүген республикабыз илебезнең икътисадый яктан иң алга киткән, лидерлык позициясен алган регионнарының берсе.
Татарстан халкы, тарихи традицияләрен саклаган хәлдә, республиканың үсешен кайгыртып яши.
Бүгенге матур бәйрәм көнендә һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, уй-хыяларыгызның тормышка ашуын, бәхет һәм уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International