2015 елның 27 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.А.Шәрифуллин алып барды.
Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Конституцион Суды Рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Республиканың район һәм шәһәр судлары рәисләре катнашты.
Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров Судьяларның керемнәр һәм мөлкәти характердагы белешмәләр соралган декларацияне тутырганда килеп чыга торган сораулар, судьяларның керемнәре һәм чыгымнары, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре һәм чыгымнары турындагы белешмәләренең дөреслеген тикшерүче комиссия эше турында чыгыш ясады. Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Р.М.Рамазанов та шушы ук темага тукталды.
Татарстан Республикасы Судьялар Советының Законнарны камилләштерү һәм суд реформасы комиссиясе рәисе И.А.Хәсәншин судьяларның һәм суд аппаратлары хезмәткәрләренең белемен күтәрү эшен оештыру буенча анализ нәтиҗәләрен хәбәр итте. Теманы дәвам итеп, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Ю.Г.Мягков чыгыш ясады.
Утырышны Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев йомгаклады.
Көн тәртибендәге сораулар буенча Судьялар советы тиешле карарлар кабул итте.