26 августта Казанского йортлар төзү комбинаты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү мәсьәләләре буенча үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин катнашты.
Киңәшмәгә шулай ук Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасының Татарстан Республикасы депутатлары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары җитәкчеләре дә чакырулы иде.
Киңәшмәдә дәүләти һәм федераль максатчан программаларның 2015 елның алты ае эчендә тормышка ашырылу нәтиҗәләре, шулай ук, 2016-2018 елларда федераль бюджеттан акча бүленү өчен заявкалар тапшыру барышы буенча фикер алышынды.
Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү эше дәвам иттереләчәк.