2015 елның 26-28 августында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын тикшерү буенча Кукмара һәм Лениногорски районнарына эш сәфәренә чыктылар.
Төрле министрлыклар һәм ведомстволарның вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары күчмә тикшерү барышында, план-заданиедә расланганча, хокук бозуларны профилактикалау субъектларының төрле юнәлешләр буенча эшчәнлеген, шул исәптән, «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасының үтәлешен тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Кукмара муниципаль районында район башлыгы урынбасары Р.А.Кәримуллина һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары А.Х.Гарифуллина катнашында, Лениногорски муниципаль районында район башлыгы Р.Г.Хөсәенов катнашында киңәшмәләр үткәрде.
Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзаларының хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын тикшерү йомгаклары буенча фикер алышуда хокук бозуларны профилактикалау субъектлары һәм районнардагы авыл җирлекләре башлыклары катнашты.