2015 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы педагогик коллективы һәм укучылары белән очрашты.
Л.Ю.Глухова «Белем көне» бөтенроссия бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды һәм укучыларны уку елы башлануы белән тәбрикләде.
1921 елда нигез салынган техникум, үз традицияләренә тугры калып, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерли. Уку йорты урта звено белгечләре һәм квалифицияле эшчеләр укытып чыгара. Биредән 12 төрле һөнәр алырга мөмкин. Техникумның төп профильле укыту программалары буенча белем күтәрү курслары да оештырыла.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы өчен белгечләр һәм эшчеләр әзерләү сыйфатын арттыру максатыннан, Идел буе алдында җир эшләре һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча күпфункцияле ресурс үзәге төзү күз алдында тотыла.