Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Казан шәһәренең Идел буе районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлегенең матди-техник, мәгълүмати һәм оештыру-хокукый ягын тәэмин итү вазыйфалары йөкләнгән бүлек мөдиреләре А.В.Воробьев, А.Г.Сафин, Р.Р.Нәбиуллиннар катнашты. Очрашу барышында суд участоклары эшчәнлеген оештыруның көн үзәгендә торган мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Министрлыкның оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге мөдире Н.И.Коннова Татарстан Республикасы Башкарма хакимият органнарының Электрон документ әйләнеше бердәм ведомоствоара системасында эшләү буенча укулар уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International