Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә:

Документлар 2015 елның 4 сентябреннән 24 сентябренә кадәр конкурс комиссия секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55нче йорт, каб.210. тел. 223-07-87. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, граждан хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс комиссиясе утырышы якынча 2015 елның 13 октябрендә булачак.
Вакантлы вазыйфалар турында тагын да тулырак мәгълүмат “Идарә итүче кадрларның федераль порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасы сайтында http://gossluzhba.gov.ru/ урнаштырылган.