2015 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы төрле өлкәгә караган белгечләрне - Татарстан Республикасы Конституцион суды, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәү, кадастра һәм картография Федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Хезмәт инспекциясе, Татарстан республикасы башкарма комитеты органнары, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләрен туплап, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районына алып чыкты.
Чара Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы” муниципаль бюджет учреждениесендә үткәрелде (Тәтеш ш., Боголюбов ур., 29нчы йорт).
Кабул итү барышында 29 гражданның мөрәҗәгате каралды. Республиканың Тәтеш муниципаль районында яшәүчеләр нигездә җир, торак, салым һәм пенсия буенча законнар белән кызыксындылар.