Тәтештә Парклар һәм скверлар көне

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

2015 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Тәтеш муниципаль районында Парклар һәм скверлар көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
Тәтеш районында парклар һәм скверларны төзекләндерү программасы буенча шәһәр үзәгендәге тарихи парк – Ленин бакчасы бөтенләй үзгәртелде. Паркның мәйданы 2.3 га. җирне тәшкил итә. Ленин бакчасы урынында инкыйлабка кадәр шәһәр үзәге булган, биредә базар мәйданы җәелгән, Тәтеш сәүдәгәрләренең сәүдә рәтләре тезелеп киткән.
Бәйрәм көнендә үзәк парк кунакларны яңарып каршылады. Паркта яңа, уңайлы утыргычлар куелган, юлларга брусчатка җәелгән иде.
Л.Ю.Глухова тәтешлеләргә мөрәҗәгать итеп, шәһәр паркларының агач күләгәсендә ял итү урыны гына түгел, мәйданчыкларда иҗат итеп, аралашып вакытны күңелле үткәрә торган урын булуын да ассызыклады.
Парк биләмәләрендә минифутбол, шашка, армрестлинг, аркан тарту буенча спорт ярышлары, шулай ук, Калашников автоматын сүтеп җыю ярышлар оештырылган иде.
Паркка килүчеләрне төрле тематик мәйданчыклар да, Тәтеш осталарының күргәзмәләре дә битараф калдырмады.
“Хыялымдагы парк” стендында теләгән һәр кеше паркның алга таба үсеше буенча теләкләрен һәм тәкъдимнәрен калдыра ала иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International