«Бала хокук даирәсендә» видеороликлар конкурсы турында

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының 2015 елның 2 сентябрендәге уртак боерыгы нигезендә 10 сентябрьдән 20 ноябрьгә кадәр "Ребенок в мире прав" – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликлар Республика конкурсы үткәрелә.
Конкурс шартлары белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International