Экспертлар киңәшмәсе утырышында

2010 елның 26 феврале, җомга
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты Экспертлар киңәшмәсенең чираттагы утырышы узды, анда түбәндәге закон проектлары тикшерелде:
“Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды хакында” 185-ФЗ номерлы 2007 елның 21 июлендәге Федераль законы нигезендә күп фатирлы өйләрдә башкарылучы капиталь ремонт эшләре исемлеген өй эчендәге элемтә челтәрен яшерен үткәрү өчен канализация системасын урнаштыру эшләре белән тулыландыруны тәкъдим итүче “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды хакында” Федераль законының 15 статьясына үзгәрешләр кертү турында” (кабат) (Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы тарафыннан эшләнгән) федераль закон проекты.
“Татарстан Республикасын мәгълүматлаштыру һәм мәгълүмати системалар хакында“Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы закон проекты (Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрылыгы тарафыннан эшләнгән).
Әлеге закон проекты Татарстан Республиксы мәгълүмат системаларын тудыру, теркәү һәм алардан файдалану, мәгълүмати системалардагы мәгълүматка керү юлы мәсьәләләрен, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру өлкәсен җайга салу, мәгълүматлаштыру өлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма комитет органнарының вәкаләтләре кебек нигез куючы мәсьәләләрне җайга салырга тәкъдим итә. Шулай ук закон проекты тарафыннан дәүләт сәясәтенең мәгълүматлаштыру өлкәсендә яңа юнәлеш тәкъдим ителә - Татарстан Республикасында мәгълүмати технология өлкәсендә җитештерү кластеры булдыру.
“Янгын куркынычсызлыгы хакында” Татарстан Республикасы законының 6 һәм 19 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы закон проекты (Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы тарафыннан эшләнгән). Әлеге үзгәрешләр янгын куркынычсызлыгын саклауның төп бурычларын “беренчел ярдәм күрсәтү” белән тулыландыруга, һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен зарур булган гамәлләр, янгыннар сүндерү вакытында мөлкәтне коткарып калуга бәйле эшләр үткәрү исемлегенә һәлакәттән коткару, беренчел ярдәм күрсәтү эшләрен дә кертүгә юнәлдерелгән.
“Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты
Әлеге закон проектын эшләп чыгару Татарстан Республикасы муниципаль районының Биклянск авыл җирлеге эчендә Никошновка яңа торак пунты оешуы сәбәпле зарур.
Экспертлар киңәшмәсе карары белән “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды хакында” Федераль законының 15 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты, “Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты хупланды. “Татарстан Республикасын мәгълүматлаштыру һәм мәгълүмати системалар хакында“Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Янгын куркынычсызлыгы хакында” Татарстан Республикасы законының 6 һәм 19 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы закон проектлары эшләп тәмамлауга җибәрелде.
Экспертлар киңәшмәсе утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Курманов алып барды.
 
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы пресса хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International