Студентлар белән очрашу

2015 елның 11 сентябре, җомга

2015 елның 8еннән 10 сентябренә кадәр Казан (Идел буе) федераль университетында, «Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан ш.)» һәм «Социаль һәм гуманитар белем институты» югары һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениеләрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин, Татарстан Республикасы юстиция министрының урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире Н.Н.Фәрхуллина, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашында, студентлар белән очрашып, «Хокукый дәүләттә юристның роле» темасына фикер алыштылар.
Чыгыш ясаучылар бүгенге җәмгыятьтә юристларның ролен, профессиянең әһәмиятен билгеләп уздылар, социаль низаглар чыккан очракта, аны хокук күзлегеннән чишү осталыгына ассызыкладылар, студент елларында ук юридик клиника эшчәнлегенә катнашып, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләти булмаган системасында катнашу мөмкинлегенә басым ясадылар, шулай ук гражданнарның сайлау хокуклары буенча ачыклык кертелде.
Очрашуны йомгаклап, чыгыш ясаучылар студентларны сайлаган профессияләренә иҗади якын килергә әйдәделәр, тулы канлы студент тормышы, актив гражданлык позициясе һәм уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International