2015 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Апаста РСФСРның Югары Суды рәисе Александр Кириллович Орловка бюст ачылу тантанасында катнашты.
Тантанада Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гыйләҗев, Апас муниципаль районы башлыгы Р.Н.Заһидуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон һәм хокук комитеты рәисе урынбасары Р.Г.Ногманов, суд аппаратлары рәисләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Шәрәфле кунаклар арасында Александр Кирилловичның кыз туганы - Зинаида Кирилловна Денисова да бар иде.