Белем күтәрү курсларын ачу

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

2015 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курсларын ачуда катнашты.
Министр урынбасары суд участокларын законнарны яхшы белгән, законнарга нигезләнеп тиз арада дөрес карар кабул итә алган югары профессиональ кадрлар белән тәэмин итүнең әһәмиятен билгеләп үтте.
Укулар «Россия дәүләт хокук университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем мәгариф учреждениесенең Казан филиалында ачылды.
Дәресләрне югары гыйльми дәрәҗәгә ия булган укытучылар һәм практик эштә тәҗрибә туплаган судьялар алып барачак.
Укып чыгучылар аттестация үткәннән соң кыска сроклы курсларда белемнәрен күтәрү турында таныклык алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International