2010 ел Бөтенроссия халык исәбен алуга әзерләнү һәм аны үткәрүдә ярдәм итү җөмһүрият комиссиясенең эшче төркеме киңәшмәсе

2010 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе
2010 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында, Татарстан Республикасы юстиция Министры урынбасары М.Х.Вафин рәислеге астында, административ-территориаль берәмлекләр, муниципаль берәмлекләр исемлекләренә һәм чикләренә, 2010 ел Бөтенроссия халык исәбен алуга әзерләнү һәм аны үткәрүдә ярдәм итү җөмһүрият комиссиясе картографиясенә аныклык кертү мәсьәләләре буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Эшче төркем әгъзалары “Административ-территориаль берәмлекләр, муниципаль берәмлекләр исемлекләрен һәм чикләрен аныклау өстендә эшчәнлекнең хәле” турындагы мәсьәләне тикшерделәр.
Эшче төркем рәисе М.Х.Вафин киңәшмә катнашучыларына Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы тарафыннан уздырыла торган, 2010 елның 1 июленә кадәр тәмамланырга тиешле Федераль хезмәт дәүләт статистикасының Татарстан Республиксы территориаль органына муниципаль берәмлекләр, шулай ук муниципаль берәмлекләр составына кергән торак пунктлары һәм (яисә) административ-территориаль берәмлекләр исемлеге, муниципаль берәмлекләр чикләре хакында мәгъүмат тапшыру белән бәйле эшчәнлек турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4602-III номерлы 2008 елның 15 декаберендәге “Муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләренең картографик тасвирламасын раслау буенча Татарстан Республикасы закон проектлары хакында” Карарын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы Департаменты тарафыннан кайбер Татарстан Республикасы муниципаль өлкәләре территориясендәге җир ашалыгы булган өлешләрне, һәм билгеләнгән срокларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертелгәннәрен дә исәпкә алып, бетерүгә юнәлдерелгән 12 закон проекты эшләнгән.
Россия Федерациясе Хөкүмәте “Күчемсез объктларның дәүләт кадастрын үткәрү вакытында үзара мәгълүмати ярдәмләшү хакында” 618 номерлы 2008 елның 18 августындагы карары нагезендә ОАО “Земля”Республика кадастр үзәге” белән берлектә күчемсез объектларның дәүләт кадастрын алып бару өчен билгеләнгән координатлар системасындагы муниципаль берәмлекләр карарында күрсәтелгән чикләрнең үзенчәлекле нокталары координатлары исемлеген билгеләү буенча эш үткәрелде һәм шушы муниципаль берәмлекләрнең карталары (планнары) әзерләнде. Карталар (планнар) закон проектлары белән бергә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советында.
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы Департаменты тарафыннан аерым торак пунктлары, шулай ук җайга салу процедурасын үткәрүне таләп итүче торак пунктлары статусларын аныклауның, редакцион характерга ия булган административ-территориаль берәмлекләрнең атамаларындагы төгәлсезлекләрне бетерүнең чагыштырма анализы үткәрелгән.
Әлеге эшчәнлек белән бер үк вакытта “Татарстан Республикасы территориясендә 2010 ел Бөтенроссия халык исәбен алуны оештыру хакында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты каралган һәм килешенгән.
Эшче төркем әгъзалары әлеге юнәлешләр буенча бергә эшләүне дәвам итү хакында бердәм фикер белдерделәр.
 
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы пресса үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International