Нурлат муниципаль районына сәфәр

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

2015 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнарына методик яктан ярдәм итү һәм гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү йөзеннән Татарстан Республикасының Нурлат муниципаль районына чыкты.
М.М.Ибәтов Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф.Р.Ногманова һәм район Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә муниципаль хезмәтнең үсеше муниципаль программасының гамәлгә куелышы, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эш тәртипләре, муниципаль норматив хокукый актларның эшләнеше, кабул ителеше һәм басылып чыгуы, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәсьәләләре каралды.
Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов торак, җир, хезмәт законнары, тузган торак фондыннан күчерелү буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карады. Бөтен сораулар буенча гамәлдәге законнарга нигезләгеп тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International