Татарстанга П.В.Крашенинниковның килүе

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

2015 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Россия Федерциясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Граждан, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар комитеты рәисе П.В.Крашенинниковның «12 апостолов права» исемле китабын тәкъдир итү кичәсендә катнашты.
Тәкъдир итү кичәсе Казан федераль университетының Император залында үтте. Автор китабының төрле чорда хокукны барлыкка китерүче һәм үстерүчеләргә багышлануын билгеләп үтте.
Республикага килгәч, П.В.Крашенинников Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков белән дә очрашты. Очрашу вакытында Татарстанның социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләре, республикада сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында фикер алышынды.
Китәр алдыннан П.В.Крашенинников, Л.Ю.Глухова белән бергә, Россиянең беренче юстиция министры булган Г.Р.Державинның Казан шәһәренең Лядской бакчасына куелган һәйкәленә чәчәкләр салды.
Чарада «Россия юристлары ассоциациясе» Аппараты җитәкчесе С.В.Александров, «Россия юристлары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстаны региональ бүлеге рәисе И.И.Гыйрфанов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International